Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.
Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклагыз. Кайда гына китсәгез дә туган ягыгызны онытмагыз.
Дөньяда иң кадерле булган әти - әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның әниләре булган, аларга тормыш биргән әби-бабаларыбыз турында сирәк уйлыйбыз.
Гомернең сикәлтәле юллары артта калган, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Ә шулай да алар күңел матурлыгын югалтмаган.
Гомер бер урында тормый, ага да ага. Кемнәрдер картлыкларын балалары белән бергә үткәрә, ә кемнәргәдер картлык белән бергә ялгызлык та килә.
Минемчә, бу әсәр, Акъәби образы сезнең күңелләрегездә озакка сакланыр. Әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә карата игелекле булуыгызны телим. Аларны яратыгыз, хөрмәтләгез, рәнҗетмәгез.