Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың
шәхси сайты


Суббота, 27.04.2024, 19:09

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | «Әйтелмәгән васыять» 3 бүлек | Регистрация | Вход


«Әйтелмәгән васыять» Әмирхан Еники

3 бүлек
 
Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында Акъәбинең үзе янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендә-ген шул сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул... Ничек кенә дип әйтергә аңа? Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була:

— Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде...
— Китәсең... Кая китәсең? — ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап. (Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!)

— Ни инде... үзебезнең Юлкотлыга,— ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп.

— Юк, китмисең, китмисең!..— ди бала, шунда ук үпкәли дә башлап.

Акъәби үксеп җибәрмәс өчен иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча ята. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә, тагын әйтеп куя:

— Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен.

— Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем?

— Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шу ларны җибәрермен.

— Ә нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып килмәдең?

— Онытканмын.

Бала, ышаныргамы, юкмы дигәндәй, әбисенә карап тора-тора да, нидер сизенгәндәй, башын селкеп куя.

— Син алдыйсың,— ди ул, сузып кына.— Бездән китәр өчен генә әйтәсең...

Акъәби йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый, сөйләү мөмкин түгел... Сабыйның күңеленә кагылырга ярамый, ярамый, аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки, соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әнисеннән: «Әбекәем кая китте, нигә миңа чулпы җибәрми?» — дип сорап йөдәтер. Һәм карчык сабыйны тынычландырыр өчен, аның күңелендә бернинди шик-шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга:

— Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да китмим, күз нурым!..

...Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына сөйләшүдән соң Акъәби гомумән васыятьләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды. Тик өзлексез җанын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иде. һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады:

— Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде.

Улы Суфиян уйлап та тормыйча:

— Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны! — диде гаҗәеп бер җиңеллек белән: — Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам яныңа... Только син, әсәем, үләргә ашыкма әле, яме! Торыйк әле, торыйк, Алласына, мулласына үч итеп дигәндәй...

— Көфер сүз сөйләмә, улым! — диде карчык, сабыр, җитди генә. Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк), бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була. Һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде. Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә, аның артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме, нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде соң, кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте — барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!..

Үлем дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады.

Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр — торса, тагын бер атнаун көн генә тора алыр, диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу тутырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Нәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем ал арны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле... Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны... Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде... Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирасына бер дә китерәсе килми аның__ Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен...

Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квартирада үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак.

Ахырда кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк,— диде.— Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-җире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да барыбер... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы — больницага салу инде...»

Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын белсә дә, уйлый-тора ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң, алар үзләренең бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән Мария Василь-евнага да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнарланып каршы төште.

— Што сез,— диде кычкырып,— кадерле әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа асла риза түгел!

Ләкин кияү кеше кызмыйча гына, әйбәтләп кенә аңа төшендереп бирде:
— Каенагай, оят мәсьәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк. Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип бөтен чараларны күрдек... Әсәй үзе моның өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсьәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзеңә аласың... Сиңа да ана бит ул!.. Әмма мин әсәйнең үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләргә теләмим.— Нәм шунда ук, каенагай тагын дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп, йомшартып кына әйтте: — Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салуның һичбер гаебе юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп, соңгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул, син безнең хәлебезне аңларга тиешсең, Суфиян!

Бу сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап бер сеңелесенә, бер хатынына карады. Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган сеңелесе гүя бөтен кыяфәте белән: «Миңа карама, мин арыдым, мин берни дә эшли алмыйм»,— дип әйтеп тора иде. Ә юан ак беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып салган хатыны, бу мәсьәлә аңа һич кагылмагандай, йомык бер битарафлык саклап утыра иде. Суфиян акрын гына җилкәсен кашырга тотынды.

— Шулай, каенагай! — диде кияве, аның хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй.— Борчылырлык урын юк, барысы да бик әйбәт булыр, менә күрерсең!

Һәм Суфиян бу мәсьәләдә үзенең ялгыз калуын гына түгел, бигрәк тә көчсез булуын сизеп, ниһаять, кило ште.

Инде моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше булмасын, карчыкның үз баласы түгел... Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар: «Әсәй, җаным,— диделәр алар аңа ипләп кенә,— докторлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлең яхшыргач та, кире алып кайтырбыз үзеңне...»

Акъәби моның чын сәбәбен сизгәндерме, юктырмы, әмма «болнис» дигән сүз үзе генә дә аның котын алды. Тәмам куркып, рәнҗеп һәм ялварып ул: «Балакайларым, зинһар, кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, миңа берни дә кирәкми, вакытым җитте, аңлагыз шуны!» —диде.

Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да, аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына көчләп тә урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгардылар һәм «Волга» машиналарына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар.

...Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең үзенең Юлкотлысына...

Иртән иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр. Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильевна да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренең йөзен ачып карадылар. Йөзе бер дә бозылмаган иде, киресенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек иде. Әмма күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр — күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде.

Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара киңәш: корып алдылар. Мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренең Аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп күмәргә булдылар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәетне юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине «заманча гына» әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген китереп өстенә кидерделәр, башына «мөселманча» итеп ак батист яулык бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сиптеләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп китте. Ул бичара, хәтта көлемсерәп яткандай күренә башлады.

Зиратка табутны машинага куеп илттеләр. Озата баручылар күп түгел иде; иң якыннары да ал арның кайбер дус-ишләре һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле.

Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты олады, килене Мария Васильевка да елады, аның кызлары да «бабушкаларын» кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр түзделәр... Кияве, иреннәрен кысып, читкәрәк китте. Ә улы Суфиян, әсәен озату Шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр-яңа кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник, кабер кырыенда таш сындай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына карамастан, аңа бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле.

...Күмеп бетергәч тә, борылып китү ничектер кыен иде, шуңа күрә шагыйрь, ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды:

— Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы, инде үләннәре дә корыган, чәчәкләре дә шиңгән җир куенына Акъәбиебезне бирдек,— диде ул, ашыкмыйча, салмак кына.— Ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе, ул барыбызның да уртак әсәе-без иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем... Әмма нәрсә беләбез без аның хакында?.. Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын!.. Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәе-гез турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз бит...

Шунда ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде:

— Син ни сөйлисең, ә?! Ташла, кирәкми...

— Безобразие бу! — диде кияве дә, кызарып-бүртенеп. Шагыйрь аларга һич игътибар итмичә тагын нидер әйтә башлаган иде, шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп читкә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь...

Бу күңелсез таманда аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият бирмәскә, сүзне уенга бо-эга тырыштылар. Һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер ,1ннан тарала да бантладылар. Иң ахырдан кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты...

Киттеләр... Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

Әмма ләкин Акъәби биек тау башындагы зиратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъ-әбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук карчыкның колхоз машинасына салып җибәргән иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: «Мин сезнеке, мине нишләтәсез?» — дигәндәй, Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә таба агасы белән җиңгәсе Мария Васильевка, зур уллары Геннадийны да ияртеп, алар-га килеп тә җиттеләр.

Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр, һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарны чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты — карчык шушы көнгә кадәр ал арны да саклап торган икән, бичара!.. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч җәпле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде.

Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды.

— Най, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу! — дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә, бот буена сугып та карады.

— Да-а, менә бу, ичмасам, реликвия! — диде кияве дә, сокланып.— Тик кем саклар аны?

— Ә аның хуҗасы бар,— диде Суфиян, катгый рәвештә, һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: — Мә, улым, Геңа, ал бабаңнан калган чуклы камчыны... Белеп тот, Шәяхметовлар кулында йөргән камчы булыр бу!..

Һәм Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп кына оч җәпле камчыны кулына алды.

...Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгалды. Белгәнебезчә, әсәйләренең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр... Шул чакта кияүләренең башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде:

— Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит!.. Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә, киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле!

Бу фикергә шунда ук Мария Васильевка да кушылды:

— Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.

Ләкин Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иде. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек — алар өчен саклаган, аларга дип калдырып киткән бит әле ул... Инде тот та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы?

Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар: бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды.

Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде.

Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакра сырышып беткән, әйтерсең Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул...

Авылга кереп, Акъәбинең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза:

— Аккилен кайтмадымы әле?

Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми — ул бит инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде. «Балалар акылы керә башлаган, ахрысы, бу картка»,— дип уйлый ул эченнән генә һәм, аптырагач, ачулана биреп әйтә:

— Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телең барып сорый.

Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми.

— Алдама,— ди ул, таягының башын селкеп.— Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... Ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен.

Һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай карт!

1965

1 бүлек«          2 бүлек«          3 бүлек


Форма входа

Сайттан эзләү

| Вход