Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың
шәхси сайты


Воскресенье, 28.04.2024, 20:33

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Разработка урока | Регистрация | Вход

Тема.  Рай под ногами матерей.

(урок по повести А.Еники «Невысказанное завещание»)

 

Цели урока:

1. Повторение, обобщение и выявление уровня знаний по пройденной теме.

2. Воспитание любви, уважения, внимания по отношению к нашим дорогим матерям.

3. Формирование интеллектуальных умений: умений анализировать, выделять нужное.

4. Развитие активности, диалогической и монологической речи.

5. Воспитание уважения и любви к традициям и обрядам.

6. Воспитание внимательности, сообразительности, организованности, единства в достижении цели, чувства коллективизма; поддержание  интереса к урокам татарского языка.

 

Тип урока:повторение и обобщение изученного.

Форма урока: диалоговая с использованием мультимедийной презентации из 15 слайдов с целью повышения качества образования: мотивация познавательного интереса учеников к уроку, развития их воображения, внимания, видов памяти.

Метод: Беседа, ответы на вопросы, технологии, направленные на личность.

Оборудование: выставка книг Амирхана Еники, раздаточный материал, проектор.

 

Ход урока.

I. Вступление :

1.Здравствуйте, учащиеся. Садитесь.

2.Уңай психологик халәт тудыру.

Гомер – мизгел. Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай-һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән.( Р.Насыйбуллина).

 

3. Слово учителя:

Укучылар, бүген без сезнең белән ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында сөйләшү алып барачакбыз. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.

Ә.Еники – чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да.

Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр –ак яулыклы әбиләребез турында. Ана – дөньяда  иң бөек зат. Бала  дөньяга  килгәнче, ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата-аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар элек-электән, буыннан-буынга күчеп килгән. Язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышканнар.

Бала өчен.

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,

Үтка-суга тукталуым – бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым –бала өчен,

Таңнан әүвәл кайнар аш та – бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,

Иртә-кичем, йөрәк хисем – бала өчен,

Янам, түзәм, көям, күнәм – бала өчен,

Горур башны түбән иям...бала өчен .

Фәния Чанышева.

Әни, Әнкәй, әсәй... Әйе, Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый. Әниләр алдында бурычыбызны без гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз. Һәрберебез әниләребезгә карата иң матур, иң назлы сүзләрне генә әйтәбез. Әмма дөньяда мәрхәмәт белән явызлык та янәшә йөри шул.

 

II. Разговор под музыку, слайдовая презентация

1 слайд .  Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга ”уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма,

 ә яхшы, мөлаем сүзләр белән генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны кыл: ”Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим-шәфкать белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!”

( Коръән, Исра- 23, 24).

2 слайд.  Ана – бөек исем.

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырыштылар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез, хөрмәт күрсәтегез!

- Иман... Иманлы кеше булу ... Иманлы булу –  ул динле, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлак кагыйдәләре буенча тормыш итүне дә аңлата. Борынгыдан әби-бабаларыбыз безне әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр сакларга өйрәтәләр. Ә бүгенге яшьләр изге йолаларны, заманнар бәйләнешен, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтне оныта баралар.

3 слайд. Ана – шәфкать диңгезе.

"Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”.

(Рәсүлебез Мөхәммәт галәйһиссәлләм).

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Мәкаль.

Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама.

Мәкаль.

4 слайд. Ташлама, әнкәй, догаңнан.(Җыр)

Сез төндәге йолдыз сыман –СЕЗ ӘНИ...

 

Ребята, давайте вспомним пословицы и поговорки про наших мам.

Ана күңеле балада, бала күңеле – далада.

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми.

Ана суккан җир тәмугта янмас.

 

Кто мать и отца почитает, тот вовеки не погибает.

Материнское сердце в детках, а детское в камне.

При солнышке тепло, при матушке добро.

Нет милее дружка, чем родная матушка.

 

III. Работа с текстом.

Ребята, скажите, кто такая Акъэби?

Почему её так зовут?

(Аның чын исеме Акъәби була. Кыз чагында аны Аксылу, кияүгә чыккач— Аккилен, аннары Акҗиңгә, ә картайгач Акъәби, дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән.  Ул гомере буена ак, пакъ күңелле кеше булган, шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.)

Как запомнился жизненный путьАкъәби?

(Алар гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер итә, әти-әнисе дүрт бала тәрбияләп үстерә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, дүртесе дә шәһәргә китә, югары белем алып зур кеше була.

Карты исән чакта әби ялгызлыкны сизми, әмма карты үлгәч бөтенләй ялгыз кала. Балаларын көтеп көннәрен, елларын үткәрә.)

1) 5 слайд. "Ана бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы сакалы агарып бетсә дә, бала – мәңге бурычлы бала!” (Ә.Еники).

      - Казан астыңда  утның өзелмәве яхшы.

-Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

-... бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле. (15 нче бит. Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. 3 т.).

- Что означают эти строки? Что хочет сказать автор? (Ответы учащихся).

(Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкренләп туган авылдан, туган туфрактан бизәләр. Акъәби дә балалары белән аралары ераклашуын сизеп, бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 км гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына кайтмыйлар. Ялгызлыктан газапланган карчыкның кулына акча тоттырып, бурычыбызны үтәдек дип, тыныч кына яши бирәләр.)

Сколько у неё было детей?

Расскажите про старшего сына Суфияна.

(Олы улы Суфиян инде отставкада, аның үзенең машинасы бар, балалары да зур үскән, аның әнисе янында булырга мөмкинлеге күбрәк.  Суфиян- әтисен алыштырасы кеше –  үз балаларына бер аваз башкортча сүз өйрәтми. Үзе марҗага өйләнгән, буыннар чылбыры өзелү кемнән башлана. Хәтта аның телендә анасына карата бер җылы сүз юк. Ул әнисенә солдатларга эндәшкән кебек кенә эндәшә. Акъәбине шул борчый: буыннар алмашу, аңлашу бетә. Әби һәм оныклар бер-берсен аңламыйлар.)

Что скажете про дочь Гульбику?

Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазифа башкара. "Волга”машинасында гына йөри, культуралы гына сөйләшә.

Гөлбикә, бер карасаң, нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә кебек. Авыру әнисен өйләренә алып кайта, тәрбияли, ләкин ул да әнисеннән читләшкән. Әнисе белән ихлас күңелдән сөйләшеп утырырга да вакыты юк: гел ашыга.

Какого мнения вы об остальных детях бабушки?

Әйе, ананың читтә врач кызы һәм кече улы бар икәнен беләбез. Болары бөтенләй мәрхәмәтсез дип әйтер идек. Хәтта кече улының кайдалыгы да билгесез. Алар китеп югалганнар. Әниләре һәм туганнары белән элемтә өзелгән.  Ананың аларны ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы юк. Бу сагыну газабын ана үзе белән гүргә алып китә. Бу балаларга да әниләре кирәк түгел, югыйсә алар аналарын онытыр иделәрме?! ( Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. 3 нче том, 33-35нче битләр).

Почему Суфиян такой беззаботный?

(Суфиян рус кызына өйләнә. Балаларына туган телен өйрәтми, гаиләдә бары тик рус телендә генә аралашалар. Оныклары Геннадий, Татьяна, Светлана, Рита, Борисны бик яратса да, Акъәби алар белән бер авыз сүз дә сөйләшә алмый. Кыскасы, буыннар арасында бәйләнеш өзелә.)

Слово учителя

Дөрестән дә, оныклары белән әби сөйләшә алмый, чөнки алар башкортча белмиләр. Язучы аңа борчылып болай ди: "Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул. Инде, нигә бу Суфиян юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?”

Әйе, Акъәби улы Суфиян рус кызына өйләнгәненә, оныкларының башкортча бер авыз сүз белмәүләренә җаны әрни, күңеле сыкрана. Ул моны башкорт халкыннан йөз чөерү, нәсел-ыруыннан читләшү дип саный.

2) 6 слайд.  Акъәби бәхетлеме?

Какая жизнь у Акъәби? Почему она грустная?

Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,

Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек?

Усалыкка, әдәпсезлекләргә

Нинди иләк аша иләндек?

Ата-баба гомер юлымы бу –

Без нинди соң, нинди юл алдык?

Аерылдык җирдән, йолалардан,

Үзебездән үзебез югалдык.(Н.Нәҗми).

(Ответы учащихся)

 

Слово учителя

Ә.Еники фикеренчә, үзеңнең туган төбәгеңне онытмау, ата-анаңның нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, нечкә, саф күңелле булу, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буынга җитеп бетми. Бу турыда шагыйрь әнә нәрсә ди: ”Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары – бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары – берсе дә онытылмаска тиеш. Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да...” (28 нче бит).

Балаларын сагына, телнең, нигезнең юкка чыга баруына борчыла Акъәби.

Акъәби балалары янында һәм карты исән чакта бик бәхетле була.

Балалар үсә торган, төрле якларга китә барган. Зур эшләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр, алар буыннар ялгап торган җепне югалтканнар, авылга сирәк кайталар, аналарының авылны сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.

Бер яктан карасаң, аларны да аңларга була: алар эш кешеләре, вакытлары тар.

Ләкин аларда аналарына карата игътибарлык җитеп бетми: аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмый алар, ананың соңгы сүзләрен дә тыңларга теләмиләр.

 

Физкультминутка

 

3) 7 слайд. Өй ялгыз кала бит!..

- Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...

- Һай, кәфенлегемне онытканмын ләбаса...

- Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында...

Что вы можете сказать об отъезде Акъәби?

(Ответы учащихся).

 

4) 8 слайд.  Кеше тансык, кеше кирәк аңа.

- Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...

- Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, борчылма улым!

- Юк, күрмәс инде ул аларны: туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә...

 

Слово учителя

Укучылар, менә Акъәби шәһәрдә, ул аерым бүлмәдә яши. Шәһәр табиблары, профессор әбине карыйлар. Әбинең санаулы гына көннәре калганлыгын әйтәләр. Баштарак Акъәбигә игътибар зур була, балалары да, оныклары да аның янына еш килә. Билгеле инде, әби балаларына рәхмәтле, ул аларны борчымаска тырыша. Әмма Акъәбинең хәле начарлана, көннәр буе ятып тора.

Что беспокоит бабушку? О чём она думает?

Ответы учащихся

(Әби авылны, аның халкын, яшьлек хисләрен сагына. Ул үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизә. Иң борчыган нәрсә -- үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән, дигән уй.  Аның үлемтеккә дип хәстәрләп куелган кәфенлекләре, сөлгеләре, акчалары бар, ләкин алар авылдагы сандыкта калган. Ул балаларына шул турыда, үзен соңгы юлга ничек итеп озатырга кирәклеген әйтергә тели. Аның әле балаларына, оныкларына дип саклап торган истәлекле бүләкләре дә бар, аларны да әйтеп калдырасы килә. Тик әби белән озаклап сөйләшеп утыручы, васыятьләрен тыңлаучы кеше табылмый. Һаман каядыр ашыгалар, чабалар, кунаклар чакыралар, телевизор карыйлар. Телевизордан башкортча курай моңнары ишетелсә, әбинең күңеле тула, яшьлегенә кайтып килгәндәй була, күзләренә яшь тыгыла. Ул чит җирдә, кешеләрдән аерым яши.)

У Акъәби есть любимые внуки. Кто они?

(Әбинең күңеленә иң якын кешеләр – ике оныгы, Гөлбикә балалары( 6 яшьлек Равиль һәм 4 яшьлек Гүзәл). Алар әбиләре белән туган телдә сөйләшәләр.Бигрәк тә Гүзәл әбисен ярата. Шуңа күрә Акъәби серләрен шушы сабыйга сөйләргә тели, ләкин Гүзәл артык яшь, күп нәрсәне аңлый алмый).

Но всё-таки появляется человек, который понимает Акъәби. Кто он?

(Кунаклар арасында олы яшьтәге бер шагырь була. Ул килгән саен Акъәби янына кереп хәлен белешә, бик якын итеп сөйләшә. Әби аңа яшьлеген, туган, үскән, гомер иткән җире, балалары турында сөйли, күңелен бушата. Шагырь аны үзе дә әнисе урынына үз күрә, аның күңелен, йөрәген аңлый, үзенең әнисе юклыгыннан моңая:”Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул ” , - ди.)

5) 9 слайд. Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?

"Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит Аналарының соңгы васыяте!”

( Ответы учащихся ).

6) 10 слайд . Ходаем, туган илкәйгә юл киселергә тиешмени соң?

Аның өчен ил – туган туфрак дигән сүз.

Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?!

Машина сатып алырга хәлегездән килә, атагызның каберенә бер ком таш яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени?!

Кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!..

Почему Акъәби так говорит?

(Ответы учащихся).

7) 11 слайд.  Димәк, әсәй карчык китә.

Иң яхшысы больницага салу.

Расскажите про последние минуты Акъәби.

Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган.

Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

(Ответы учащихся. Чтение цитат из текста).

(Балалары зур кешеләр булсалар да, газиз әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр. Алай гына да түгел, 3 көн гомере калган әбине квартираларында үлмәсен, үзләренә мәшәкать булмасын дип, больницага илтеп салалар. Ул шунда җан бирә.

Акъәбине больницага җибәрер алдыннан балалары арасында чыккан бәхәс күңелдә авыр хисләр уята. Адәм баласы  укып кына кеше була алмый икән. Ул, беренче чиратта, кешелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш, дигән фикер уята. )

8) 12 слайд. Ил шатлыгы, ил аклыгы – ак яулыклы әбиләр.

- Как дети "выполняют” завещание? (Ответы учащихся).

(Монысын инде һич тә гафу итмәслек итеп башкардылар. Гомер буе мөселманча яшәгән Акъәбине юмыйча, кәфенгә төрмичә, бер чиста күлмәген кидереп, башына "мөселманча” итеп ак батис яулык бәйләп, гәүдәсен кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, хастаханәдән туры кабергә озаттылар. Әбине озатучылар арасында шагырь дә була. Ул соңгы сүзне сөйләгәндә, балаларның васыятьне бозуларын әйтергә тели, ләкни аны сөйләтмиләр.)

Что случилось с памятными подарками, которые приготовила Акъәби?

(Ответы учащихся).

Ваше отношение к детям Акъәби. Какие у вас взаимоотношения с родителями, с бабушками и дедушками?

( Ответы учащихся).

 

5) Вывод.

Давайте подумаем, как нужно было поступить, чтобы не обидеть памятьАкъәби?

-Да, самое правильное решение – надо было похоронить мать по-мусульмански.

 

1) 13  слайд.  Елатмагыз Әниләрне.

Елатмагыз әниләрегезне.

Төнге тәрәзәләргә каратып,

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз – сезне төп нигездә

 Әнкәгезнең йорты чакыра...

 

2) 14 слайд. Әй син, картлык, кермә безнең өйгә, тимә әнигә!

Яратыгыз газиз әниләрне,

Яратыгыз газиз балаларны,

Яратыгыз туган ягыгызны,

Бернигә дә карамый!

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!..

 

Ребята, давайте прочитаем стихотворения про мам, которые вы должны были подготовить.

 

Ф.Чанышеваның "Ана хаты”шигырен уку. 

"Үстегез дә инде таралдыгыз,

Берегез анда, берегез тегендә.

Үзем түгел, гөлләрем дә көтә,

Чәчкә атып тәрәз төбендә.

Кош теледәй хәбәр көтәм,

Мохтаҗлыгым бары хатларда.

Көнем түгел, төннәрем дә нурлы,

Сездән хәбәр килгән чакларда.

Җиләк-җимеш җыйдым, каклар койдым.

Атап-атап сезнең исемгә.

Кайда йөрсәм , нәрсә эшләсәм дә,

Бер дә чыкмыйсыз шул исемнән.

Күнеккәнмен хәтта төшләремне

Күрешергә генә юрарга.

Берәрегез кайтып килмәсме дип ,

Өмет белән багам юлларга.

Сагынсам да түзәм, үзем сезгә

Юлдаш иттем изге хисемне.

Ил алдында акласагыз иде

Кеше дигән бөек исемне.

Үстегез дә инде таралдыгыз,

Кошлар сыман, канат кагынып.

Хатлар көтәм зур өметләр баглап,

Үзегезне көтәм сагынып”.

 

6) Рефлексия.

Кадерле балалар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

 

Домашнее задание. Напишите сочинение на тему «Самый большой подарок для мамы».

Форма входа

Сайттан эзләү

| Вход