Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың
шәхси сайты


Воскресенье, 28.04.2024, 03:25

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Әсәр буенча сораулар | Регистрация | Вход

 
Әсәр буенча сораулар
 
 

Кем ул Акъәби?

Ни өчен аңа шундый исем биргәннәр?

Акъәбинең тормыш юлы ничегрәк хәтердә калды?

 

- Казан астыңда  утның өзелмәве яхшы.

- Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

... бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле.

Бу юллар нәрсә аңлата? Автор ни әйтергә тели?

Балалары кемнәр булалар соң?

Олы улы Суфьян турында ниләр әйтә аласыз?

Гөлбикә турында нинди фикердә сез?

Читтәге балалары хакында ни әйтерсез?

Ни өчен Суфиян шундый ваемсыз икән?

 

Акъәби бәхетлеме?

Акъәбинең тормышы ничек? Ни өчен ул ямансу?

 

Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары – бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары – берсе дә онытылмаска тиеш. Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да...

 

Өй ялгыз кала бит!..

Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...

Һай, кәфенлегемне онытканмын ләбаса...

Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында...

 

Кеше тансык, кеше кирәк аңа.

Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...

Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, борчылма улым!

Юк, күрмәс инде ул аларны: туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә...

 

Нинди уйлар борчый соң аны? Нәрсәләр уйлый ак күңелле карчык?

Әбинең иң якын оныклары бар, кемнәр алар?

Шулай да Акъәбине аңлаучы берәү табыла. Кем ул?

 

Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?

"Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит Аналарының соңгы васыяте!”

 

Ходаем, туган илкәйгә юл киселергә тиешмени соң?

Аның өчен ил – туган туфрак дигән сүз.

Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?!

Машина сатып алырга хәлегездән килә, атагызның каберенә бер ком таш яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени?!

Кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!..

 

Димәк, әсәй карчык китә. Иң яхшысы больницага салу. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган.

Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

 

Әбинең васыятен балалары ничек "үти”?

Гомер буе балаларына дип җыйган истәлекләренең язмышы нинди?

Акъәбинең балаларына карата сезнең фикерләрегез. Үз әбиләрегез, аларның балалары – сезнең әти-әниләрегез – арасында мөнәсәбәт нинди?

 

Форма входа

Сайттан эзләү

| Вход