Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың
шәхси сайты


Суббота, 27.04.2024, 19:06

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Әни турында шигырьләр | Регистрация | Вход

 
Әни турында шигырьләр
 
Ана догасы
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
 
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
 
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
 
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
 
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
 
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
Габдулла Тукай.
 
Яшь ана
Авыл яна... шәфәкъ нуры булып,
Уйный күктә янгын шәүләсе.
Күмерләнгән өйнең тупсасында
Аунап ята ана гәүдәсе.
Алты айлык бала елый-елый
Капшый аның сулган күкрәген!
Ятып суыра, туктап карап тора,
Үксеп уа аннан күзләрен.
Палач үзе кача көнбатышка,
Өстерәлә ватык көймәсе.
Куа аны арттан, ядрә булып,
Ана каны, бала күз яше.
Күрше кызы Сәрвәр базда иде,
Ишетеп чыкты бала тавышын.
Кинәт, куркып, сүзсез катып калды,
Үлгән килеш күреп танышын.
Ул баланы алды кочагына,
Яшен сөртте, үпте, юатты,
Алып кайтты, җылы сөт эчерде,
Кулларына алып уйнатты.
Ул сикертте аны тезләрендә,
Ана дәрте анда кабынды.
Бала көлде; аннан: «Әннә!» - диеп,
Күкрәгенә аның сарылды.
Сәрвәр әле бары унҗидедә,
Тормыш аңа яңа башлана.
Ул елмая ана назы белән,
Ана бәхете белән шатлана.
Сез күрерсез, шундый матур итеп
Ул баланы карар, үстерер.
Тәрәзәдән һәр кич яшь ананың
Дәртле бишек җыры ишетелер.
Күңлем оча минем канатланып,
Аның җырын тыңлап узганда.
Рәхмәт сиңа, илем! Шундый йөрәк
Биргән ечен безнең кызларга.
Муса Җәлил.
 
Бала өчен
Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,
Үтка-суга тукталуым – бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым –бала өчен,
Таңнан әүвәл кайнар аш та – бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,
Иртә-кичем, йөрәк хисем – бала өчен,
Янам, түзәм, көям, күнәм – бала өчен,
Горур башны түбән иям... бала өчен.
Фәния Чанышева.
 
Ана хаты
"Үстегез дә инде таралдыгыз,
Берегез анда, берегез тегендә.
Үзем түгел, гөлләрем дә көтә,
Чәчкә атып тәрәз төбендә.
Кош теледәй хәбәр көтәм,
Мохтаҗлыгым бары хатларда.
Көнем түгел, төннәрем дә нурлы,
Сездән хәбәр килгән чакларда.
Җиләк-җимеш җыйдым, каклар койдым.
Атап-атап сезнең исемгә.
Кайда йөрсәм , нәрсә эшләсәм дә,
Бер дә чыкмыйсыз шул исемнән.
Күнеккәнмен хәтта төшләремне
Күрешергә генә юрарга.
Берәрегез кайтып килмәсме дип ,
Өмет белән багам юлларга.
Сагынсам да түзәм, үзем сезгә
Юлдаш иттем изге хисемне.
Ил алдында акласагыз иде
Кеше дигән бөек исемне.
Үстегез дә инде таралдыгыз,
Кошлар сыман, канат кагынып.
Хатлар көтәм зур өметләр баглап,
Үзегезне көтәм сагынып”.
Фәния Чанышева.
 
Әни кирәк
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.
 
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк.
 
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк.
 
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.
Роберт Миңнуллин.
 
Ак яулыклы әнием
Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.
Ак яулыгың төсле ак күңелең,
Саф күңелең чагыла күзеңдә.
 
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
 
Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде Саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.
 
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
Наил Касыймов.
 

Форма входа

Сайттан эзләү

| Вход