Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың
шәхси сайты


Воскресенье, 28.04.2024, 17:46

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Мәкальләр | Регистрация | Вход

 
Мәкальләр һәм әйтемнәр
 

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама.

Ана суккан җир тәмугта янмас.

Бала — бәгырь җимеше.

Ана ачуы — язгы кар: күп булса да, тиз эри.

Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

Ана җылысы кояш җылысы.

Бала күргәнен эшләр.

Инә сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән.

Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.

Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

Бала чактан кергән гадәт гомергә калыр.

Яхшы ана булсын өчен хатыннарга акыл һәм вөҗдан бирелгән.

Бала үстерсәң, буен гына түгел, акьлын да үстер.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Балалы өйдә гайбәт булмас.

Ана янында бала ятим булмый.

Баланы караватта аркылы ятканда тыңлата алмасаң, буй яткач тыңлатырмын димә.

Ананың әхлаксызлыгы — баланың бәхетсезлеге.

Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт.

Бала тугач ук, анасы телен аңлый, имеш.

Баланың бишеге тормышның ишеге.

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Акыллы ул — алтын кул.

Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Ир бала унбиштә өй хуҗасы.

Анасыз баланың тәрбиясе ким булыр.

Улсыз тормыш уңайсыз, кызсыз тормыш кызыксыз.

Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

 

Форма входа

Сайттан эзләү

| Вход